16+

Географик диктант яздыралар

1 ноябрь көнне сәгать 12.00дә Казан федераль университетында урнашкан үзәктә географик диктант яздыралар.

1 ноябрь көнне сәгать 12.00дә Казан федераль университетында урнашкан үзәктә географик диктант яздыралар.

Ул тоталь диктантның аналогы булып тора. Диктант язучыларга 25 тестлы биремне үтәргә кирәк булачак. Моның өчен 45 минут бирелә. Биремнәрне Мәскәү дәүләт университеты галимнәре эшләгән, аларның әйтүенчә, алар катлаулы түгел, барысы да мәктәп программасыннан.

Диктантта катнашу бушка. Һәр кешегә җаваплар өчен бланклар һәм карандашлар таратылачак. Биремнәрне Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов укыячак.

Географик диктантны интернетта да язарга була. Русское географическое общество сайтында (rgo.ru) онлайн-тест оештырылачак, ул сәгать 14.00дә башлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading