16+

Г.Камал театры Наилә Гәрәеваның юбилей кичәсенә һәм “Исәнме, улым!” премьерасына чакыра

18 декабрьдә 19:00 сәгатьтә Камал театрының зур сәхнәсендә Россиянең атказанган, Татарстынның халык артисткасы Наилә Гәрәеваның юбилей кичәсе була.

18 декабрьдә 19:00 сәгатьтә Камал театрының зур сәхнәсендә Россиянең атказанган, Татарстынның халык артисткасы Наилә Гәрәеваның юбилей кичәсе була.

Кичәдә 20 декабрьдә булачак "Исәнме, улым!" премьерасыннан өзек тә күрсәтеләчәк.

Актрисаны юбилее белән татар, башкорт, рус театр коллективлары һәм шулай ук Татарстан Республикасы җитәкчелеге котлаячак. Наилә Гәрәева инде 25 ел яшь артистларга белем бирә. Юбилей кичәсенә Казан дәүләт Мәдәният һәм сәнгать институтында үзе укыткан укучылары да килә.

Юбилей кичәсе кысаларында 20 декабрьдә "Исәнме, улым!" премьерасы күрсәтелә. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев. Рольләрдә - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Наилә Гәрәева, Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиев, шулай ук Ләйсән Фәйзуллина һәм Алинә Мөдәрисова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading