16+

«Глаголица» иҗатка канат куя

«Каләм тоткан хур булмас" дигән безнең бабайлар. Иң сөендергәне, бу хакыйкатьне киләчәк буыннарга да аңлата алган. Бүген парта артында утыручы малай-кызларның кулларына каләм алырга омтылуы, иҗатка тартылуы шул турыда сөйли. Иҗат итәм дигән балага бездә хәзер конкурслар җитәрлек: "Илһам", "Иделем акчарлагы"... Тагын һәр газета-журнал үзе дә оештыра әле. Алар арасында...

«Каләм тоткан хур булмас" дигән безнең бабайлар. Иң сөендергәне, бу хакыйкатьне киләчәк буыннарга да аңлата алган. Бүген парта артында утыручы малай-кызларның кулларына каләм алырга омтылуы, иҗатка тартылуы шул турыда сөйли. Иҗат итәм дигән балага бездә хәзер конкурслар җитәрлек: "Илһам", "Иделем акчарлагы"... Тагын һәр газета-журнал үзе дә оештыра әле. Алар арасында...

Менә дүртенче ел инде аны республикабызның балаларга ярдәм итүче "Счастливые истории" хәйрия фонды уздыра. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясенә балаларга иҗат канаты куючы әлеге конкурс турында тәфсилләбрәк сөйләр өчен, жюри әгъзалары килгән иде. Алар: Татарстанның халык шагыйре, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай, Халыкара Андерсен бүләкләре иясе Роберт Миңнуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш бүләге иясе, язучы Галимҗан Гыйльманов, яшь шагыйрь, Төрек язучыларының Намык Кемал исемендәге әдәби бүләк иясе Рифат Сәлах, рус шагыйре, "Дебют", Аксенов феситваленең "Йолдызлы билет" премиясенең беренче лауреаты Анна Русс. Мәртәбәле жюри арасында Россиянең танылган балалар язучылары: Сергей Махотин, Михаил Яснов та бар. Журналистлар белән очрашуга "Счастивые истории" хәйрия фондының директор урынбасары Гөлшат Вәлиева да килгән иде.

Конкурсны оештыручылар быел 600дән артык рус һәм татар телләрендә язылган иҗат эшләре алганнар. Конкурста 10-17 яшьлек балалар алты номинациядә катнаша ала. Бу бәйге инде республика чикләрен дә үтеп чыккан. Татарстанның 36 районы белән бергә, Россиянең 67 регионы һәм Белоруссия, Кыргызстан, Латвия, Украина, Казахстан балалары да катнашкан. Эшләре әйбәт дип табылган 100 бала 20-24 ноябрьдә «Байтик» лагерена иҗат сменасына чакырыла. Анда аларга жюри әгъзалары осталык дәресләре үткәрәчәк, кызыклы сәяхәтләр дә планлаштырылган. Ә инде җиңүчеләрне, һәр елдагыча, 25 ноябрьдә, "Әкият» курчак театрындагы тантанада котлаячаклар. Гран-при иясе бәллүр ябалакка, ә җиңүчеләр ноутбук, планшет һәм электрон китапка ия булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading