16+

Гөмбә үстерү белән шөгыльләнгән предприятиеләргә дәүләт ярдәм итә

Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы, гөмбә үстерү белән шөгыльләнгән предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы, гөмбә үстерү белән шөгыльләнгән предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Гөмбә үрчетүчеләргә, теплицалар булдыру өчен, федераль бюджеттан акча бүлеп бирү күздә тотыла. Бу, үз чиратында, үзебездә җитештерелгән продуктны күбрәк куллануга китерәчәк, читтән гөмбә кайтартуны киметәчәк, дип саный белгечләр. Баксаң, ел саен читтән гөмбә кайтарту 400 миллион сумга төшә икән. Татарстанда гөмбә үстерү белән шөгыльләнгән завод Алабугада төзелер дип көтелә. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та: «Кешегә кибет киштәләрендә ел әйләнәсендә алырга мөмкин булган экологик яктан чиста продукт кирәк. Әлеге проект россиялеләрне яңа җыелган гөмбә белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк», - ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading