16+

Гөмбәнең агусызы да зыянлы икәнен онытмаска кирәк

Былтыргы белән чагыштырганда, республикада гөмбә ашап агуланучылар саны ике тапкырга арткан. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе хәбәр иткәнчә, 16 августка Татарстанда гөмбәдән зыян күргән 33 кеше теркәлгән. Узган ел бу сан 15 кенә булган.

Роспотребнадзорның республика идарәсе гөмбә сезоны вакытында аеруча сак булырга киңәш итә. Юл, заводлар кырыйларында үскән, шулай ук белмәгән, кортлы гөмбәләрне җыймаска кушалар. Базарда сатучылардан да гөмбә алмавың хәерлерәк. Гөмбәне җыйганда пакетка тутырырга ярамый, кәрҗингә җыярга кирәк. Җыйган гөмбәне эшкәртмичә өч сәгатьтән артык сакларга ярамый, ә консервланган гөмбәне алты айдан да артык тотмау хәерле.

Табиблар гөмбәнең агусызы да кеше организмы өчен зыянлы булырга мөмкин, дип кисәтә. Ул хитин һәм целлюлозадан тора. Целлюлоза кәгазь булса, хитин - таштай калын матдә. Шуңа да гөмбәне эшкәртү ашказанына шактый авырга туры килә. Нәтиҗәдә, эчәкләр ялкынсынырга, ашкайнату согы артык күп бүленеп чыгарга мөмкин икән. Табиблар балаларга, 14 яшькә кадәр, гөмбәне бөтенләй ашамаска киңәш итә. Агуланган очракта, активлашкан күмер эчәргә, клизма ярдәмендә эчәкләрне чистартырга, ашказанын юдыртырга, күбрәк су эчәргә һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading