Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында ХII Халыкара заманча сәнгать арт-симпозиумында катнашучыларның эшләреннән торган «Гореф-гадәтләр» дип аталган күргәзмә эше 18 августка кадәр дәвам итә.
Алабуга музей-тыюлыгы, Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге белән берлектә оештырган әлеге чара елның-елында уңай нәтиҗәләре белән куандыра. Проект дәвам иткән ун көн эчендә алты илдән: Россия, Венгрия, Казакъстан, Төрекмәнстан, Төркия, Украина (читтән торып) һәм Россиянең ун республикасыннан килгән 49 рәссам музей-тыюлык фонды тупланмасын 87 уникаль эш белән тулыландырган.
Комментарийлар