16+

Грипп вакытында кулланыла торган дару бәяләре арта

Россия Хөкүмәте аерым төр категория гражданнарны, инвалид балаларны медицина эшләнмәләре, кирәкле дарулар белән тәэмин итү өчен бүлеп бирелә торган субсидияләр суммасын арттырган.

Россия Хөкүмәте аерым төр категория гражданнарны, инвалид балаларны медицина эшләнмәләре, кирәкле дарулар белән тәэмин итү өчен бүлеп бирелә торган субсидияләр суммасын арттырган.

Шул рәвешле быел Татарстан да бу максатларда федераль бюджеттан 1,08 миллиард сумнан артыграк матди ярдәм алачак. Аның каравы көз көне дарулар кыйммәтләнергә мөмкин, дип яза "Известия". Чит илдән дарулар кайтарттыру 11 процентка кыйммәтләнгән. Дөрес, тормыш өчен кирәкле һәм мөһим даруларга бәяләр артмас, мөгаен, ә менә сезонлы авырулар, әйтик грипп вакытында кулланыла торган дарулар 5-20 процентка кыйммәтләнергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading