16+

Гриппка каршы вакцина ясар чак

Соңгы биш елда Татарстанда грипп белән авыручылар саны 12 тапкыр кимеде.

Соңгы биш елда Татарстанда грипп белән авыручылар саны 12 тапкыр кимеде.

Бу хакта бүген брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Марина Трофимова хәбәр итте.

"Грипп массакүләм инфекцион авыруларның берсе булып кала. Ел саен дөньяда грипптан 500 меңгә якын кеше үлә. Һәр унынчы өлкән кеше һәм һәр өченче бала грипп белән авырый, ә авырган һәр 7 нче кешенең сәламәтлеге җитди какшый. Грипп үпкә кабаруга (пневмония) китерергә мөмкин, ә ул үлем очракларына сәбәп була", - диде спикер.

"Татарстан учреждениеләренә үзебездә җитештерелгән 766 мең доза «Совигрипп» һәм «Ультрикс» вакциналары кайтарылды", - диде спикер.

"Гриппка каршы вакцинаның беренче партиясенең күпчелеген сентябрь ахырына кадәр балалар иммунизациясе өчен кулланырга планлаштырабыз, ә октябрьдә вакцинаның икенче партиясен көтәбез", - диде Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы .

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading