16+

Хаҗ кылырга теләүчеләрнең саны арткан

Быел Татарстаннан изге юлга - хаҗ сәфәренә 1700 кеше барачак. Квота 1200 кешегә бирелгән булган, әмма хаҗ кылырга теләүчеләрнең саны артып киткәнлектән, тагын 500 квота өстәлгән. "ДУМ РТ Хадж" хаҗ-операторы җитәкчесе урынбасары Илдус Сабитов сүзләренчә, хаҗга барасы килгән мөселманнар әле дә шалтыраталар, соңга калмас өчен 2018 елга да язылып куя...

- Беренче төркем 12 августта китәчәк, соңгысы юлга 23 августта кузгала. Бер өлеше Казаннан, бер өлеше Мәскәү аша очачак. Быел арзанлы турны сайлап алучылар күп булган. Алар Дубайга кадәр очып, аннан Мәккәгә юлны автобусларда үтәчәк. Сәфәрчеләрнең яртысыннан артыгы Казаннан, калганнары районнардан. Аларның утыз проценты 40 яшькәчә булганнар. Иң яшенә - 11, иң өлкәненә 88 яшь. Ун проценты хаҗга кабат баручылар. Юлчылар белән бергә төрле квалфикацияле унике табиб та бара. Һәр төркемгә җитәкче итеп гарәп телен яхшы белгән белгечләр куелды, - дип сөйләде ул журналистларга "Мәскәү - Казан - Симферополь" видеокүпере барышында.

Хаҗга баручыларның саны бөтен Россия буенча арткан. Россия Мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббасов билгеләп үткәнчә, Гарәп Әмирлекләре Россиягә быел 20,5 мең квота биргән, соңрак тагын 3 мең квота өстәгән. Шул рәвешле Россиядән барысы 23 500 кеше хаҗ кылачак.

Кырымнан хаҗга 370 мөселман кешесе барырга җыена, аларның 40 проценты - хатын-кызлар, дип сөйләде журналистларга Кырым мөфтие урынбасары Айдер Исмәгыйлев.
- Быел хаҗ җәйнең иң кызу чорына туры килә, аннары изге җирдә кеше дә күп булачак. Квоталарның саны арткач, хаҗ гыйбадәтен кылучыларның саны артты. Аның каравы гыйбадәтне үтәү авыррак, катлаулырак булган саен саваплырак дигән сүз бар. Барысынада исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading