16+

Халык шугалагына ачылырга шартлар юк

«Казан-Арена» стадионы янындагы халык шугалагы быел Гавай курортын хәтерләтәчәк, ди Казан мэриясенең рәсми порталы.

«Казан-Арена» стадионы янындагы халык шугалагы быел Гавай курортын хәтерләтәчәк, ди Казан мэриясенең рәсми порталы.


Россиянең иң зур шугалакларының берсен чит илдәге ял итү урынына әйләндермәкчеләр. Шугалакның ян рәшәткәләре шезлонг, аяз күк, диңгез рәсемнәре белән бизәләчәк.

Шугалакның гомуми мәйданы - 15,6 мең квадрат метр. Биредә хоккей мәйданчыгы, балалар, олылар өчен аерым зоналар каралган. Боз өстенә берьюлы 2 мең кеше сыя ала. Шугалакны бизәп торучы бәйрәм чыршысының озынлыгы - 30 метр.

Быел шугалакта тагын бер яңалык - тюбингта шуу өчен махсус биек таулар ясалачак. Узган еллардагы кебек, шугалакта кайнар чәй белән җылынырга, тамак ялгарга да мөмкинлек булачак. Һөнәрчеләр ярминкәсендә исә беренче тапкыр кыздырылган каштан һәм чикләвекләр тәкъдим итәргә дә җыеналар. Шугалакның кайчан ачылачагы гына билгесез. Бозны катыру өчен ун көн дәвамында һава температурасы -10 градус тирәсе булырга тиеш икән. Кыскасы, чын кыш килмичә, һава торышы тотрыкланмыйча, халык шугалагы ачылырга охшамаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading