16+

Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтелә

24 июньдә Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла.

24 июньдә Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла.

Татарстанда әлеге ярдәм Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә; "Бердәм Россия" партиясе рәисенең төбәк иҗтиагый кабул итү бүлмәсендә; Татарстан Иҗтимагый палатасы кабул итү бүлмәсендә; "Бердәм Россия" партиясенең район (шәһәр) бүлекләрендәге иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә; Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге Әлмәт һәм Бөгелмәдәге бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә күрсәтеләчәк. Гомумән алганда, көн дәвамында (Казанда - 9:00-17:00, ә район һәм башка шәһәрләрдә 8:00-16:00 сәгатьләрдә) республиканың 56 пунктында халыкка хезмәт күрсәтеләчәк.

Казан шәһәрендә кабул итү адреслары:

1. Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсе - Казан, Кремль урамы, 12/20; тел. 221-80-36.

2. "Бердәм Россия" партиясе рәисенең төбәк иҗтиагый кабул итү бүлмәсе - Казан, К.Маркс урамы, 31/7 (10:00-17:00 сәгатьләрдә); тел. 238-10-00.

3. Татарстан Иҗтимагый палатасы (Бушка юридик ярдәм күрсәтү үзәге) - Казан, Кремль, подъезд 0, 1 кат; тел. 567-80-95.

4. "Бердәм Россия" партиясенең Авиатөзелеш районы бүлеге - Казан, Дементьев урамы, 2-Б йорт, 106 нчы офис; тел. 590-03-21.

5. "Бердәм Россия" партиясенең Вахитов районы бүлеге - Казан, Сул як Болак урамы, 48/1 нче йорт, 5 нче кабинет; тел. 292-11-27.

6. "Бердәм Россия" партиясенең Киров районы бүлеге - Казан, Халтурин урамы 16 нчы йорт; тел. 554-18-48.

7. "Бердәм Россия" партиясенең Мәскәү районы бүлеге - Казан, Восстание урамы, 34 нче йорт; тел. 557-28-11

8. "Бердәм Россия" партиясенең Яңа Савин районы бүлеге - Казан, Четаев урамы, 50 нче йорт 2 кат, 202 нче кабинет; тел. 523-12-71

9. "Бердәм Россия" партиясенең Идел буе районы бүлеге - Казан, Ипподром урамы, 17 нче йорт, 2 нче кабинет; тел. 277-81-30

10. "Бердәм Россия" партиясенең Совет районы бүлеге - Казан, Себер тракты 20 нче йорт; тел. 273-98-47

"Бердәм Россия" партиясенең районнардагы иҗтимагый кабул итү урыннары Татарстан Юстиция министрлыгының рәсми сайтында (http://minjust.tatarstan.ru/rus/assocjurist.htm сылтамасы буенча) һәм Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге сайтында (alrf16.ru), шулай ук вакытлы матбугатта бирелә.

Киңәш һәм сорауларга җавапларны Татарстан Юстиция министрлыгы, Татарстан Прокуратурасы, Татарстан Конституция суды аппараты, Юристлар ассоциациясе белгечләре, нотариус һәм адвокатлар бирәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: (843)223-07-83.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading