16+

Халыкны “яшел зона”га машина куючылар борчый

"Халык инспекторы" мәгълүмат системасы эшли башлаганнан бирле татарстанлылар анда 34,5 мең гариза белән мөрәҗәгать иткәннәр.

"Халык инспекторы" мәгълүмат системасы эшли башлаганнан бирле татарстанлылар анда 34,5 мең гариза белән мөрәҗәгать иткәннәр.

Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, халыкның күбесен "яшел зона"да, тротуарларда машиналарын куючылар борчый. Шулай ук 4 меңнән артык гаризада "транспортта йөрүчеләр җәяүлене үткәрмиләр" дип зарланганнар. Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре 25,1 меңнән артык мөрәҗәгатьне тикшереп чыккан, 1,5 мең шикаятьтә исә, хокук бозу ачыкланмаганга, кире кайтарылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading