16+

Ханты-Мансийскида Сабан туе гөрләп узды

Быел да чираттагы ялымны Сабан туе көннәренә туры китереп алдым. Һава шартлары бәйрәм кәефен бераз төшерсә дә, атлыгып, Буа Аланга килдем. Бар җирдә бәйрәм рухы. Кунакларга күңелле булсын өчен, районыбыз җитәкчеләре бик тырышкан. Ул милли киемле егетләр-кызлар дисеңме, ул олы мәйданда батырларны тәбрикләүме - бар да тиешенчә, бар да матур.

Минем бигрәк тә Буа Аланда урнашкан татар өйләренең берсе - Үзәк китапханә хезмәткәрләре тырышлыгы белән бизәлгән «Әдәби йорт» турында әйтәсем килә. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр күргәзмәсе дә, китап тарихы, аның бөеклеген ачкан стендлар, борынгы китаплар, каләм-каурыйлар - берсе дә калмаган. Шунда ук кызыл башлы сөлгеләр, суккан паласлар дисеңме... Өйнең икенче өлешендә - кечкенә Апуш яшәгән авыл өе күренеше. Агач сәке, чигүле җәймәләр, шакмаклы эскәтер өстендә кабыклы бәрәңге... Бусаганы атлап кергән һәркемне Сәгъди абзый йортында сәкедә катык ашап утыручы ак күлмәкле Апуш һәм кунакчыл китапханә хезмәткәрләре каршы ала. Алар үзләренең эшләре турында бик дулкынланып сөйли. Талантлы яшьләребезне үстерүдә дә зур тырышлык куюларын күрдек, чөнки Наил Нәбиуллин, Рәсим Вәлиуллин үзләре язган шигырьләрен укыдылар. Камил Вәлиев исә Тукай сүзләренә язылган «Туган авыл» җырын башкарды.
Быел Үзәк китапханә оешуга 130 ел тула икән. Үз китабын зурламаган халык зур була алмый, ди халкыбыз. Чынлап та шулай. Китапка игътибарны арттыру, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү өстендә эшләүче уңган милләттәшләремә «Афәрин, булдырасыз!» дип әйтәсе килде.

Тәскирә ПАЙВИНА, Ханты- Мансийск, Мегион.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading