16+

Хатын-кызлар бушлай тикшерү узды

Онкологлар мәгълүматлары буенча, күкрәк бизе яман шеше хатын-кызлардагы яман шешләр арасында беренче урынны алып тора.

Онкологлар мәгълүматлары буенча, күкрәк бизе яман шеше хатын-кызлардагы яман шешләр арасында беренче урынны алып тора.

Казанның «МЕГА» сәүдә үзәгендә барлык хатын-кызларга бушлай онколог-маммолог консультациясе алу, күкрәк бизләре тикшеренүе узу мөмкинлеге тудырылган иде. Әлеге чара «Казан күкрәк яман шешенә каршы» акциясе кысаларында узды.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мондый акцияләр даими уздырыла.
- Республиканың тәҗрибәле онколог-маммологлары Түбән Кама, Чаллы, Әлмәттә хатын-кызларны тикшергән. Шик туган очракта, аларны, ныклап тикшеренү өчен, Республика клиник онкология диспансерына җибәрәләр, - ди Республика клиник онкологик диспансерының медицина буенча баш табиб урынбасары Луиза Карпенко.
Кызганыч, яман шеш беренчел стадияләрендә үзен сиздерми. Шуңа да, тикшеренмичә, шешне ачыклау авыр. Акция кысаларында уздырылган сыйфатлы диагностика исә яман шешне башлангыч стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә. Луиза Карпенко әйтүенчә, биш-алты ел элек Россиядәге хатын-кызларның 63 проценты хастаханәгә яман шешнең соңгы стадиясендә генә мөрәҗәгать иткән. Хәзер исә 58 процент хатын-кызларда авыру башлангыч стадиядә беленә. «МЕГА» сәүдә үзәгендә узган акциядә 615 хатын-кыз катнашкан.
Онкологлар әйтүенчә, күкрәк рагы хатын-кызлардагы барлык яман шешләр арасында беренче урынны алып тора. Ел саен Россиядә 50 меңнән артык күкрәк яман шеше ачыклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading