16+

Хезмәт хакын тоткарлаган эш бирүчеләр ирегеннән мәхрүм ителә

Хезмәт хакын вакытында түләмәгән берничә йөз эш бирүче ирегеннән мәхрүм ителде, дип белдергән Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү федераль хезмәте башлыгы Всеволод Вуколов. Бу хакта "Татар-информ" "Российская газета"га сылтама белән хәбәр итә.

Ул хезмәт хакын түләргә ашыкмаган эш бирүчеләргә карата азагына җиткерелгән җинаять эшләре үткән ел шактый арткан дип искәрткән. 2015 елда мондый очраклар күпкә азрак булган.

Үткән ел Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү федераль хезмәте ярәмендә Россия хезмәткәрләренә 25 млрд. сум акча түләнгән. Бу җәмгыятьтә тынычлыкны сакларга ярдәм иткән.

Шулай ук Всеволод Вуколов канун проектына төзәтмәләр кертү мөмкинлеге дә тикшерелә дип белдергән. Ягъни предприятие банкрот булгач, иң беренче чиратта хезмәткәрләрнең хезмәт хакы түләнәчәк, бары шуннан соң гына салым бурычлары капаланчак. Һәрхәлдә, профсоюзлар кануннарга шушы төзәтмәләрне кертү сүзендә тора.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading