16+

Хезмәтне саклау кемгә кирәк?

Хезмәтне саклау буенча кайда укырга була? Ул бар кеше өчен дә мәҗбүриме? Айрат Фатыйхов, Казан

Хезмәтне саклау буенча кайда укырга була? Ул бар кеше өчен дә мәҗбүриме? Айрат Фатыйхов, Казан

Россия Хезмәт кодексының 225нче маддәсе буенча, барлык хезмәткәрләр, шул исәптән оешма җитәкчеләре, эш бирүче шәхси эшмәкәрләр, хезмәт куркынычсызлыгы буенча белемнәрен тикшерү максатыннан, укулар узарга тиеш. Эшкә урнашкан һәр хезмәткәргә эш бирүче яки аның вазифаларын башкаручы хезмәт куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрергә бурычлы. Шулай ук эш урынында сак булу, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү турында да мәгълүмат бирү сорала. Оешма җитәкчеләре һәм белгечләре хезмәтне саклау буенча махсус укуларны өч елга бер тапкырдан да кимрәк уздырмаска тиеш. Укулар белем бирү эшчәнлегенә лицензияләре, хезмәт куркынычсызлыгын укытуга махсуслашкан һәм тиешле материаль-техник базасы булган һөнәри белем бирә торган мәгариф учреждениеләре, укыту үзәкләре яки оешманың үзе тарафыннан оештырыла.
Хезмәтне саклау буенча укуны бу өлкәдә куратор булган оешма җитәкчеләре, аларның урынбасарлары, хезмәт куркынычсызлыгы буенча баш инженерлар, аларның урынбасарлары, җитәкчеләр - физик затлар, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән башка кешеләр: җитәкчеләр, белгечләр, инженер-техник хезмәткәрләр үтәргә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading