16+

Хәл ителде: Татарстанда чүп яндыру заводы булачак

Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев сишәмбе көнне стратегик үсеш hәм приоритет проектлар буенча президент каршындагы Совет президиумы утырышын үткәрәчәк. Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте ТАСС агентлыгына хәбәр иткәнчә, утырышта катнашучылар "Кече эшмәкәрлек hәм шәхси эшмәкәрлек инициативаларын яклау" hәм "Чиста ил" проектларын тормышка ашыруның барышын тикшерәчәкләр.

Хөкүмәт 2016 ел азагында Табигать министрлыгы тарафыннан әзерләнгән "Чиста ил" дигән проектны раслаган иде. Әлеге проектның төп максаты - каты көнкүреш калдыкларын күмү белән бәйле экологик зыянны киметү, тирә-юньгә зыян салучы объектлар белән бәйле экологик куркынычны азайту, шулай ук гражданнарның hәм җәмәгать оешмаларының хәбәрләре нигезендә санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау hәм бетерүне тәэмин итә алырлык интерактив мәгълүмати система булдыру.

Әлеге проектны тормышка ашыру экологик яктан куркынычсыз биш чүп яндыру заводлары төзүне күздә тота: дүртесе Мәскәү өлкәсендә, берсе Татарстан Республикасында. Яңа чүп яндыру заводлары эшли башлагач, Мәскәү өлкәсендәге чүплекләр 2023 елга 30 % кимиячәк. Ә Казанда "чүплекләрне юкка чыгару" моделенә ирешү планлаштырыла. Гомумән алганда, бу проектларны тормышка ашыру 23 млн кешенең яшәү рәвешен экологик яктан яхшыртырга тиеш.

Әлеге проектлар кысаларында шулай ук чүп астында әрәм булып ятучы 1,5 мең гектар җирләрне торгызу да каралган. Бу исә 2025 елга өстәмә 4,3 млн кешенең яшәү шартларын яхшыртачак. "Чиста ил" проекты 2017 елның гыйнвареннән 2025 елга кадәр тормышка ашырылачак.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading