16+

Хәләл өлкәсендә яңа техник комитет оеша

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте инициативасы белән Росстандарт «Продукция һәм хәләл хезмәтләр» дигән стандартлаштыру техник комитетын оештырды. Ул Россия ислам институты базасында эшләячәк.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте инициативасы белән Росстандарт «Продукция һәм хәләл хезмәтләр» дигән стандартлаштыру техник комитетын оештырды. Ул Россия ислам институты базасында эшләячәк.

Техник комитетның рәисе вазифасына институт ректоры Рәфыйк Мөхәмәтшин, ә җаваплы сәркатип итеп Казан ислам университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры Рөстәм Нургалив кандидатуралары тәкъдим ителгән. Мәгълүм булганча, комитетны оештыру тәкъдиме белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыккан иде.

Киләчәктә ул хәләл продукция җитештерүгә караган норматив документлар булдыру белән шөгыльләнәчәк, бу өлкәдә фәнни-тикшеренү эшләре алып барачак һәм чит ил тәҗрибәсен дә өйрәнәчәк. Туризм, медицина, кунакханәләрнең эшләрен бердәм хәләл стандартларга туры китерү эше дә каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading