16+

Хәния Фәрхи иҗатын яратучылар аның истәлегенә флешмоб һәм концерт оештыра

Күптән түгел генә арабыздан киткән татар һәм башкорт эстрадасы йолдызы Хәния Фәрхи иҗатын сөючеләре аның истәлегенә флешмоб һәм концерт оештыра. Бу чараны алар җырчы үлгән көннең "кырыгына" Казанда һәм Уфада үткәрергә уйлый. Күпчелек кеше акция нигезе булып хитка әверелгән "Әлдермешкә кайтам әле" җырын сайлау кирәк, дип саный. Бу хакта "Татар-информ" яза.

"Флешмоб биюдән дә, җырны башкарудан да тора ала. Моны соңрак хәл итәчәкбез. Баштарак Әлдермеш авылы янында җыелырга уйлаган идек, әмма бөтен кеше дә анда барып җитә алмый. Иң оптималь вариант - Камал театры мәйданчыгы ", - дип хәбәр итә "Хәния Фәрхи. Мәңгелек Хәтер" төркеме оештыручылары.

Җырчының истәлегенә багышланган концерт датасы һәм урыны инде билгеле - бу чара 24 сентябрьдә Казан филармониясендә узачак. Кичәдә "Бәйрәм" ансамбле, татар эстрадасы артистлары, шулай ук кызы Алия Гәрәева катнашыр дип көтелә.

Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә 57яшьтә вафат булды. Сәбәбе - тромб һәм йөрәк өянәге. Җырчы бу вакытта Башкортстанның Тәтешле районда гомер итүче әнисендә кунакта була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading