16+

Хәния Фәрхи истәлегенә концертлар узачак

Хәния Фәрхи истәлегенә куела торган концерт көннәре арттырылган.

Хәния Фәрхи истәлегенә куела торган концерт көннәре арттырылган.

Бу хакта Татар-информ мәгълүмат агентлыгына җырчыны искә алу һәм вафатына 40 көн тулуга багышлап оештырылган кичәдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин хәбәр итте.

"Халык Хәния Фәрхине яратты һәм бу хәзер дә күп нәрсәдә чагыла. Концертка билетлар сатылып бетте, шуңа да, тамашачының ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен, концерт көннәрен арттырдык", - диде филармония җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, концертлар Хәния Фәрхи вафатына 57 нче көнне уздырыла башлый.

Билгеле булганча, концертлар 24 һәм 25 сентябрь көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында узачак. 24 сентябрьдәге чарага билетлар инде сатылып беткән, 25 сентябрьдә балконда һәм арткы рәтләргә әлегә билетлар алырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading