16+

Хәрби госпитальдән медицина үзәге ясыйлар

Элекеге хәрби госпиталь бинасы 2012 елда ябылган иде. Дүрт ел дәвамында буш торганнан соң аны Казан федераль университетына тапшырдылар. Шуннан соң озак та узмыйча, белем бирү йорты биредә зур төзекләндерү эшләре башлап җибәрде. Яңа уку елында монда КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты кафедралары, лабораторияләре һәм аудиторияләре урнашачак.

Әлегә берничә корпусны берләштергән зур мәйданда төзелеш эшләре гөрли. Ә яңа уку елы башыннан биредә студентлар тормышы кайнап торачак. Элекеге госпитальнең беренче корпусында - стоматология һәм имплантология үзәкләре, икенчесендә - студентлар һәм аспирантлар өчен лабораторияләр, өченчесендә симуляция үзәге булачак. Монысында студентлар тренажерларда операцияләр ясарга өйрәнәчәк. Шулай ук хәрби музеен да оештырырга планлаштыралар.

Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров әйтүенчә, тарихи бинаны реставрацияләү җиңел эш түгел, чөнки, беренчедән, бу өлкәдә эшләүче белгечләрне табу авыр булса, икенчедән, чыгымнар да зур.

Элекеге госпитальне төзекләндерү өчен 300 млн сум тирәсе акча чыгачак. Тагын 460 млн җиһазлар алу өчен тотылачак. Болар барысы да - университет акчалары. КФУга тыпшырылган барлык сәламәтлек саклау объектларын төзекләндерүгә тотылган акчалар исә миллиард сум тирәсенә чыга, - ди ул.

Бина 1840 елда төзелгән. Шуңа күрә аны төзекләндерүгә карата Мәдәният министрлыгының да таләпләре катгый. Биредә барысы да ничек бар, шундый хәлдә сакланырга тиеш.
- Сакланган фотосурәтләр буенча бинаны элекечә эшлибез. Ишек, баскычларны шулар буенча торгызабыз. Бу катлаулы эш, чөнки белгечләр дә юк дәрәҗәсендә. Аннан соң агач түшәмнәр черегән иде, мөмкин булганнарын, реставрацияләп, яңадан торгыздык. Бөтенләй начар хәлдә булганнарын тимергә алыштырдык, - ди Илшат Гафуров.

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading