16+

Иң алдынгы комбайнчыга «Лада Гранта» бирелә

Буа районының "Авангард" хуҗалыгында һәр биш көн саен урып-җыюга нәтиҗә ясалып, алдынгы комбайнчыларга, чәчү агрегатлары һәм җир эшкәртүче агрегатларда эшләүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырыла. Ә көзге уңыш җыеп алынгач, барлык кыр эшләренә йомгак ясалып, алдынгы механизаторга машина биреләчәк, дип яза Татар-информ.

"Узган ел урак алдынгысы Наил Хәйбулловка "Лада-Гранта" бирдек. Ул язын чөгендер чәчте, аннары аның рәт арасын эшкәртте, бөртекле ашлык суктыру комбайнына утырды. Урып-җыю эшләре беткәч, шикәр чөгендере алуга кереште. Кышын остаханәдә слесарь хезмәтен башкара, үзенә беркетелгән комбайн һәм тракторларын ремонтлый,- ди "Авангард" берләшмәсе генераль директорының беренче урынбасары Расыйх Яфизов.

Аның сүзләренчә, быел да мондый кызыктыру чарасы бар. Ул хезмәткәрләргә стимул бирә. Төп җиңүче көзге уңыш бәйрәмендә билгеле булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading