16+

Иң алдынгы комбайнчыларны 100 мең сум премия көтә

"Уңыш-2017" операциясендә иң нәтиҗәле эшләгән комбайнчылар Президентның махсус грантына ия булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының җир эшләре буенча урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте. "Республика кырларында бүген 3500 тирәсе комбайн эшли, - диде министр урынбасары. - Механизаторларның быелгы хезмәте катлаулырак, авыррак. Икмәк басулары да бик мул. Мул...

"Уңыш-2017" операциясендә иң нәтиҗәле эшләгән комбайнчылар Президентның махсус грантына ия булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының җир эшләре буенча урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.

"Республика кырларында бүген 3500 тирәсе комбайн эшли, - диде министр урынбасары. - Механизаторларның быелгы хезмәте катлаулырак, авыррак. Икмәк басулары да бик мул. Мул булган саен аның комбайннарга йөкләнеше дә арта, саламы да күп дигән сүз. Шуңа күрә быел комбайнчы хезмәтен бәяләү һәм тагын да нәтиҗәлерәк эш белән кызыксындыру өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 200 алдынгы комбайнчыга 100әр мең сум күләмендә грант бирү турында карар кабул ителде. Комбайнчылар моннан хәбәрдар, һәрберсенең алдынгылар рәтенә күтәреләсе килә.

Илдус Габдрахманов сүзләренчә, техниканың көченнән чыгып, комбайннар дүрт төркемгә бүленгән.

"Иң көчле төркемдә ("Нью Холланд" кебек иң егәрле чит ил комбайннары) бүген яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр бар. 2200 тонна суктырып алган Нурлат районындагы "Сөйләйманов" крестьян-фермер хуҗалыгыннан Владимир Никитин, Аксубайның "Аксу-Агро" оешмасыннан 2045 тонна суктырган Алексей Кудряшовны аерып әйтергә мөмкин. Икенче төркемдә, көчәнеше азрак булган комбайннар арасында, Әлки районы "Кызыл Шәрык" җәмгыятеннән 1500 тонна суктырган Андрей Захаров, Аксубайның "Аксу-Агро" җәмгыятеннән 1364 тонна икмәк җыеп алган Җәүдәт Сафиуллинны үрнәк итеп китерергә була, - диде министр урынбасары.

Урып-җыю буенча нәтиҗәләр 20 сентябрьдә ясалачак. Президент грантыннан тыш, һәр районда алдынгы комбайнчыларга Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырыла, дип хәбзр итә Татар-информ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading