16+

Иң арзанлы коймак Казанда булачак

Казанда Май чабу бәйрәме 25 февраль көнне «Әкият» курчак театры янындагы мәйданда узачак. Май чабу ул - славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Әлеге бәйрәм бик борынгыдан, мәҗүсилек чорыннан килә, ягъни аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр.

Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган. Май чабу йоласы карачкы яндыру белән тәмамлана. Ә бәйрәмнең төп атрибуты - кояш символы булган түгәрәк коймак. «Российская газета» язганча, Россиядә Май чабу бәйрәмендә иң арзанлы коймак­лар әзерләүче төбәкләр исемлегенә Татарстан, Рязань һәм Оренбург кергән, дип хәбәр итә «Татар-информ». Бәйрәм табынын бәяләр өчен агропортал экспертлары 30 коймаклык продуктлар: 1 литр сөт, ике күкәй, 400 грамм бодай оны, 40 миллилитр көнбагыш мае, ике аш кашыгы шикәр комы һәм тәменчә тоз бәясен исәпләп чыгарган. Әлеге иң арзан җыелма Татарстанда 68 сум 23 тиенгә чыккан. Узган ел республика шундый рейтингта дүртенче урынны яулаган булган, һәм бер ел эчендә коймаклар, бәяләр кыйммәтләнү сәбәпле, 1 сум да 32 тиенгә арткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading