16+

“Җиңү варислары берлеге” җыены Казанда үтә

Бөтенроссия яшьләр "Җиңү варислары берлеге" дип аталган хәрби-спорт оешмалары һәм кадет корпуслары җыены быел 29 апрельдән 10 майга кадәр Казан шәһәрендә узачак.

Бөтенроссия яшьләр "Җиңү варислары берлеге" дип аталган хәрби-спорт оешмалары һәм кадет корпуслары җыены быел 29 апрельдән 10 майга кадәр Казан шәһәрендә узачак.

Агымдагы елда ул Россия буйлап рекорд санлы (45) команда җыячак. Җыенда халыкара хөкемдарлар коллегиясе булдырылган. Алар Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Латвия, Молдавия, Таҗикстан, Украинадан киләчәк. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Рина Бәдриева әйтүенчә, әлеге вакыйга республикабызда икенче ел рәттән уздырыла. Узган ел ул Чаллы шәһәрендә узган.

- 2014 елда Чаллыда 14-16 яшьлек яшүсмерләрдән торган 35 команда иде. Шуларның сигезесе халыкара җыенда катнашты. Агымдагы елгы җыен Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырыла. Ул халыклар арасындагы дуслыкны, ватанпәрвәрлекне ныгытырга ярдәм итә, - диде ул.
Җыенда катнашучылар саны 600 гә җитә. Географиясе киң - Якутиядән алып Кырымга кадәр. Күпчелек чаралар Республиканың "Патриот" хәрби-спорт үзәгендә үтәчәк. Җиңүчеләр Әрмәнстанда узачак Халыкара җыенда катнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading