16+

Иң яхшы дәүләт хезмәткәрләре билгеле булды

Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТРның иң яхшы дәүләт хезмәткәрләре" II республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкли.

Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТРның иң яхшы дәүләт хезмәткәрләре" II республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкли.



Иң яхшыларны ике төркемдә - җитәкчеләр һәм белгечләр арасында алты номинация буенча билгелиләр. Шулай итеп бүләкләр 12 кешегә тапшырыла.

Быел конкурска Татарстанның 30 дәүләт органыннан 71 хезмәткәр тәкъдим ителгән. Катнашучыларга уртача 32 яшь. Иң яшь катнашучыга әле 24 яшь кенә. Ә иң тәҗрибәлесенә - 58. Татарстанда барлыгы 5885 дәүләт хезмәткәре исәпләнелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading