16+

Иң ялкау илләр исемлеге билгеле

Стэнфорд университеты галимнәре, дөнья халкының күпме дәрәҗәдә хәрәкәтчәнлеген тикшерү максатыннан, смартфоннардагы мәгълүматларны өйрәнгән.

Стэнфорд университеты галимнәре, дөнья халкының күпме дәрәҗәдә хәрәкәтчәнлеген тикшерү максатыннан, смартфоннардагы мәгълүматларны өйрәнгән.

Тикшеренүдә җир шарының 111 иленнән 717 мең ир-ат һәм хатын-кыз катнашкан. Аларның көн дәвамында күпме җәяү йөрүен 95 көн дәвамында тикшергәннәр. Заманча смартфоннардагы акселерометр нәтиҗәсендә кешенең көне буена күпме адым ясаганын белеп була. Шуларны күзәтеп, галимнәр Гонконг халкының уртача 6880, кытайлыларның 6189 адым ясавын ачыклаган. Россия исемлекнең уратсында тора (5969). Ә иң ялкау илләр Малайзия (3963), Согул гарәбстаны (3807) һәм Индонезия (3513), дип яза «Газета.ru».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading