16+

«Идел-­Урал» фестивале җиңүчеләре билгеле булды

Буада фестиваль төгәлләнде Буа татар дәүләт драма театрында бу арада «Идел-­Урал» фестивале узды. Ачылышта театрның директоры Раил Садриев киләсе елга аның халыкара фестиваль буларак узачагын әйтте.

Буада фестиваль төгәлләнде Буа татар дәүләт драма театрында бу арада «Идел-­Урал» фестивале узды. Ачылышта театрның директоры Раил Садриев киләсе елга аның халыкара фестиваль буларак узачагын әйтте.

Беренче көнне үк тамашачы Коми республикасы артистларының уйнавын яратып карады. Башка көннәрдә алар Казахстан, Удмуртия, Калмыкия, Мари Эл, Башкортстан республикалары һәм башка төбәк театрлары белән таныштылар. Түбән Кама Татар дәүләт драма театры Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» әсәре буенча куелган спектакльне алып килгән иде. Тамашачы аның режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­лесе Рөстәм Галиев тарафыннан куелышын, артистларның уенын аеруча яратып калды. Камаллылар «Диләфрүз» спектак­лен алып барды. Курчак театрлары исә нәни тамашачыларга үз спектакльләрен тәкъдим итте.

- Бу фестиваль безнең өчен гаҗәп булды. Без тамашачыга зәвык тәрбиясе бирүне максат итеп куйган идек. Моңа ирештек дип саныйм, - диде театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.
Тамашачы ике атна дәвамында төрле театрларны карап, үзләренчә бәя бирде, рухи азык алды.Катнашучыларга дипломнар, истәлек­ле бүләкләр тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading