16+

Җиденче каттан килеп төшкән һәм... исән калган

Бала кышкы киемнәрдә булган.

Бала кышкы киемнәрдә булган.

Уфаның Затон бистәсендә җиде яшьлек кыз күпкатлы йортның тәрәзәсеннән килеп төшкән.
Социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр иткәнчә, кыз җиденче кат биеклегеннән егылган. Бу хәл "Уфанет" видеокүзәтү камераларына эләккән. Кадрларда баланың асфальтка төшүе күренә, ә берничә секундтан соң подъезддан күршесе чыга һәм яныннан узып китә...
Кыз тулысынча кышкы киемдә булган. Шаһитлар сүзләренчә, вакыйга урынына 10 минуттан ашыгыч ярдәм килгән, кызны дәваханәгә алып киткәннәр.
Шундый биеклектән килеп төшеп тә кыз исән калган, әмма әлегә аның хәле турында төгәл генә мәгълүмат юк, дип яза "Кызыл таң".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading