16+

Игелекле эшләргә дәүләт акчалата ярдәм итә

Татарстанда социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга республика бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурс башланып китте.

Татарстанда социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга республика бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурс башланып китте.

"Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова хәбәр итте. Конкурс республиканың Икътисад һәм Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары тарафыннан оештырыла.

- Халыкка социаль әһәмиятле хезмәт күрсәтергә теләүче җәмәгать активистлары күп, ләкин аларның финанс чыганаклары җитәрлек түгел. Татарстанлыларның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга ярдәм итүче идеяләрне гамәлгә ашыру бик кирәкле, - диде Римма Ратникова.

Дәүләттән акчалата ярдәм алу конкурсында коммерциячел булмаган оешмалар гына катнаша. Конкурс ике юнәлешне колачлый. Беренчесе - шәһәр мохитен төзекләндерү, ялларны оештыруның сыйфатын күтәрү, мәдәни мирастан колачлырак файдалануга булышлык, экология тәрбиясе. Икенчесе - яшьләрне ватанпәрварлек рухында тәрбияләү, гражданлык җәмгыятен һәм гаилә институтын ныгытуга булышлык.
Конкурс тәртибе турында республиканың Икътисад министрлыгы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтларында танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading