16+

Ике нокта аркасында ана капиталын бирмиләр

Калининградта яшәүче бер ана балаларының туу турындагы таныклыкларында фамилияләләре төрлечә язылу сәбәпе, ана капиталын ала алмый.

Ике нокта аркасында ана капиталын бирмиләр

Калининградта яшәүче бер ана балаларының туу турындагы таныклыкларында фамилияләләре төрлечә язылу сәбәпе, ана капиталын ала алмый.

Узган елның җәендә өченче баласы тугач, Калининградта яшәүче ханым  ана капиталы сертификатын алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итә. Әмма аның үтенечен кире кагалар – беренче баласының туу турындагы таныклыгында фамилия  - «е» хәрефе белән, икенчесенекендә «ё» белән язылган. 
Әмма хәреф өстендәге ике нокта аркасында ана капиталыннан мәхрүм калырга теләмәгән ана судка мөрәҗәгать итә. Аның әйтүенчә, мондый хата элек тә киткәләгән, ләкин беркайчан да мәшәкать тудырмаган булган. Суд утырышы февраль азагында булырга тиеш. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading