16+

Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова чыршылары утыртылды (ФОТОЛАР)

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе каршындагы паркта мәшһүр җырчыларыбыз Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова хөрмәтенә ике чыршы агачы утырттылар.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе каршындагы паркта мәшһүр җырчыларыбыз Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова хөрмәтенә ике чыршы агачы утырттылар.

Әлеге чарада җырчылар үзләре дә катнашты.

Чыршыларны Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин алып килде.
- Безнең күренекле шәхесләребезгә аталып утыртылган бу агачлар киләчәк буыннарга да ядкәр булып үсәргә тиеш. Биредә ике күренекле шәхесне очраштырдылар. Нишләп әле без киләчәктә Хәмдүнә Тимергалиевага багышлап та агач утыртырга тиеш түгел? - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading