16+

Илсур Метшин: “Яңа йолдызларны бриллиант бөртегедәй сакларга кирәк”

Казан Ратушасында шәһәр мэры Илсур Метшин Беренче каналдагы "Голос. Дети" проекты катнашучылары, яшь талантлар Сәидә Мөхәммәтҗанова белән Рената Таҗетдинованы уңышлы чыгышлары белән котлады.

Казан Ратушасында шәһәр мэры Илсур Метшин Беренче каналдагы "Голос. Дети" проекты катнашучылары, яшь талантлар Сәидә Мөхәммәтҗанова белән Рената Таҗетдинованы уңышлы чыгышлары белән котлады.

«Сезнең өчен Казан гына түгел, барлык Татарстан халкы, шулай ук республикабыздан читтә яшәүчеләр дә тавыш бирде. Проект барышында сезне мактап, танышларым да шалтыратып торды. Сез - әти-әниләрегез, якыннарыгыз һәм әлбәттә, безнең өчен горурлык, - диде мэр. Сәидәнең әтисе Айрат әфәнде исә, Татарстанда уза торган мөһим, профессиональ яктан көчле фестиваль дип - "Созвездие-Йолдызлык" бәйгесен саный. Татарстанда яшь талантларны үстерүгә аеруча зур көч куелганга да, Свердлау өлкәсеннән Казанга күченеп кайттык, ди. Илсур Метшин исә Татарстан лидерының да әлеге фестивальгә зур игътбар бирүен әйтте, бәйгеләрдә барлыкка килгән яңа йолдызларны бриллиант бөртегедәй сакларга кирәклеген дә искәртте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading