16+

Иннополис университеты каршындагы сәләтле балалар өчен лицей укучылар җыя

2016 елның 11 гыйнварыннан Иннополис университеты каршында сәләтле балалар өчен мәгълүмати технологияләр лицее эшли башлаячак.

2016 елның 11 гыйнварыннан Иннополис университеты каршында сәләтле балалар өчен мәгълүмати технологияләр лицее эшли башлаячак.

Лицей үзе яңа ачылачак 13 мең квадрат метр мәйданлы, заманча җиһазландырылган бинада урнашачак. Анда заманча аудиторияләр, лабораторияләр, китапханәләр, спорт заллары булдыру күздә тотыла.

Лицейда белем алучылар 8 нче сыйныфтан алып инглиз телендә укыячак. Югары сыйныф укучылары исә мәгълүмати-технологик профиль буенча (математика, физика, информатика) үз белемнәрен арттыра ала. Аларга курслар, факультативлар һәм өстәмә белем бирү дә каралган.

Әлеге лицейда 7-10 нчы сыйныф укучылары белем алачак. Анда барлыгы 120 урын каралган һәм әле лицей ачылу хакында мәгълүмат киң таралмаса да, инде анда укырга теләк белдерүчеләрдән 167 заявка килеп ирешкән. Укучыларны лицейга рус теле, математикадан тест һәм психологлар белән әңгәмәдән соң сайлап алачаклар.

Гаризаларны 15 декабрьгә кадәр lyceum@innopolis.ru электрон адресына юлларга яки тәүлек буе эшли торган 8-800-222-22-87 номерлы телефоны аша бирергә мөмкин. Сайлап алу 25 декабрьгә кадәр булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading