16+

Иннополиста тау чаңгысы мәктәбе булачак

Иннополис базасында тау чаңгысы, сноуборд, гольф һәм башка спорт төрләре буенча республика мәктәпләре ачарга җыеналар.

Иннополис базасында тау чаңгысы, сноуборд, гольф һәм башка спорт төрләре буенча республика мәктәпләре ачарга җыеналар.

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, быел республикада триатлон һәм гольф федерациясе оешкан. "Спорт медицинасы белән дә тыгыз шөгыльләнергә уйлыйбыз, әлеге сфераны безгә системалаштырырга һәм югарырак дәрәҗәгә чыгарырга кирәк", - дигән ул журналистлар белән очрашуда. Министр киләсе елга массакүләм спорт белән бәйле портал эшләргә ниятләре барлыгын да әйткән. Анда секциия, тренерлар, спорт объектларының адреслары күрсәтелә. Шунда ук спорт корылмаларының эшен дә бәяләячәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading