16+

Интернет аша товар алганда истә тотарга кирәкле 3 кагыйдә

Интернет аша товар алганда алданмас, өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.

Интернет аша товар алганда алданмас, өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.

1. Интернет-кибеттән товар алырга уйласагыз, сайтны кат-кат тикшерегез. Кайтавазларын укыгыз. Әгәр дә фирма турында мәгълүмат аз, “элемтәләр” дигән бүлектә кибетнең исеме белән генә чикләнгәннәр икән, телефоннар, адреслар булмаганда шикләнерлек урын бар.

2. Товар сатып алучыга килеп ирешмәгән очракта аны кире кайтару кагыйдәләре белән танышыгыз. Ышанычлы сайтларда бу хакта мәгълүмат бирелә. Чит илдә урнашкан кибетнең интернет-сайтлары белән аеруча сак булу сорала: товарны алганда өстәмә салымнар, пошлиналар түләттермиләрме икәнен дә белешегез.
 
3. Товарны алганда сезгә чек, кабул итеп алу акты бирергә, яки товарны китерү, кабул итеп алу хакындагы кәгазьгә имза куйдыртырга тиешләр. Әгәр дә товарны курьер китергән икән, ул киткәнче, барысын да җентекләп карагыз. Кимчелекләр тапсагыз, курьерга товарны кире кайтарырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading