Әлеге проект декабрьдә эшли башлаган һәм бүгенге көнгә анда 200дән артык җитештерүче теркәлгән, алар арасында крестьян-фермер хуҗалыклары да, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да бар. Электрон ярминкә мәйданчыгы сатып алучыларга өйдән чыкмыйча гына кирәкле продукция белән танышырга һәм бәяләрне чагыштырып карарга мөмкинлек бирәчәк. Сатып алучы шулай ук алынган продукция турында үз фикерен калдыра ала, бу инде сатып алынган товарга карата башкаларда фикер тупларга ярдәм итәчәк.
Комментарийлар