16+

Интернетта тагын бер фейк: 101 яшьлек әби бәби тапмаган

Бүген интернетта Италиядә 101 яшьлек әбинең 17нче баласын табуы турындагы хәбәр таралды. Әлеге хәбәргә сабыен кочаклаган әбинең фотосын да куйганнар. Шаккаткыч хәл!

Бүген интернетта Италиядә 101 яшьлек әбинең 17нче баласын табуы турындагы хәбәр таралды. Әлеге хәбәргә сабыен кочаклаган әбинең фотосын да куйганнар. Шаккаткыч хәл!

Тик Татарстан басуында гаҗәеп зур буар елан табылган, дигән хәбәр таралып, аның фейк булуы ачыкланганнан соң, андый хәбәрләргә сак карарага өйрәнеп киләбез.



Сайтка элгәнче, әлеге хәбәрне интернетта тикшереп карарга булдык: баксаң, бу хәл дә дөрес булып чыкмады. 2015 елның 1нче апрелендә (Халыкара алдау һәм көлке көнендә!) әлеге фото humanstory.ru порталында пәйда булган. 1913 елда туган Роза Камфилд Аризонада яшәгән. Оныгы фотоны социаль челтәрләргә куйгач, күпләрдә кызыксыну уяткан. Әбинең оныкчыгына шулай битараф карап торуы һәм сабый белән әбинең яшь аермасы күп кенә комментарийлар калдыру өчен сәбәп булган. Ә ул хәбәр дөресме, әллә инде 1нче апрель шаяртуымы - монысы инде караңгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading