16+

Интернетта танышуның кавышу булмаган ахыры: егет кызга пычак кадаган

Көн үзәгендә Питерның «Восстания мәйданы» станциясе янындагылар криминал драманың шаһиты булган.

Көн үзәгендә Питерның «Восстания мәйданы» станциясе янындагылар криминал драманың шаһиты булган.

19 яшьлек кыз белән бер егет арасында низаг килеп чыга, бераздан соң егет пычак белән кызның муенына кадый һәм җинать кылынган урыннан качып китә. Кан эчендә ятучы кызга үтеп баручылар ярдәм итә, тиз арада “Ашыгыч ярдәм” чакырталар һәм полициягә хәбәр итәләр.

Кызның якыннары әйтүенчә, аңа һөҗүм итүче интернетта ярты ел элек танышкан егет булырга мөмкин. Танышканнан соң кыз егет яшәгән Уральск шәһәренә китә, ай ярымнан соң мөнәсәбәтләре начарая башлый, еш кына низаглар булгалап тора. Кыз ул чакта егетнең аңа үтерү белән янавы, бер тапкыр буарга маташуы турында сөйләгән була. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading