16+

Инвалид балалар тәрбияләүчеләргә 1 миллион сум бирелә

Быел Казанның инвалид балалар тәрбияләүче 342 гаиләсе Татарстан бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм алачак. Бу – узган елга караганда 41 процентка артыграк, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Шәһәр хакимияте матди ярдәм күрсәтү өчен 1 миллион 26 мең сум акча бүлеп бирәчәк.

Казанда 87 мең 57 инвалид яши, шуларның 4188е – балалар. 774 инвалид бала мәктәпкәчә учреждениеләргә бушлай йөри.

Шәһәрнең спорт мәктәпләрендә 112 инвалид бала академик ишү, бочче, җиңел атлетика, өстәл теннисы, керлинг, чаңгыда узышу, йөзү кебек спорт төрләре белән шөгыльләнә. Быелның 10 аенда махсуслаштырылган үзәкләрдә 2981 кеше (шуларның 1600е – балалар) тернәкләндерү курслары узган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мәкаләнең исеменә караганда, һәр гаиләгә берешәр миллион бирелә дип торам. Ә монда бер гаиләгә 3000 сум турында сүз бара икән. Көлдермәгез әле ичмаса... Күз яшьләре аша көлү инде, үземнең 10 яшьлек племянницам йөри алмый торган инвалид...

    Мөһим

    loading