16+

Инвалидларга бушлай юридик ярдәм күрсәтелә

Халыкра инвалидлар көне уңаеннан 7 декабрь көнне Татарстанның Юстиция минситрлыгы I, II һәм III төркем инвалидларга, инвалид балаларга, аларның законлы вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтә.

Халыкра инвалидлар көне уңаеннан 7 декабрь көнне Татарстанның Юстиция минситрлыгы I, II һәм III төркем инвалидларга, инвалид балаларга, аларның законлы вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтә.

Чарада Россиянең Татарстан буенча Пенсия фонды бүлеге, Татарстан буенча Федераль салым хезмәте, Татарстан буенча дәүләт теркәү, кадастр hәм картография федераль хезмәте, Татарстанның Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының "Татарстан буенча Баш медицина-социаль экспертиза бюросы" федераль казна учреждениесе, Татарстандагы дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстанның Юстиция, Сәламәтлек саклау, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуңалык министрлыклары, Татарстанның дәүләт торак инспекциясе, "Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты" муниципаль казна учреждениесе вәкилләре, адвокатлар һәм нотариуслар катнаша.

Түләүсез юридик ярдәм 7 декабрь көнне 10.00-13.00 сәгатьләрдә Халыклар дуслыгы йортында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт, 1 бүлмә) күрсәтеләчәк.
«Павлюхин» тукталышына кадәр 4, 5, 25, 43, 68, 71, 77 автобуслар белән барырга була.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 223-02-13.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading