16+

Инвалидларга да эш урыннары бар

Предприятиеләрдә массакүләм кыскартулар юк. Вакансияләрнең 66 проценты - эшче һөнәрләре. Төзелешкә, заводларга, транспорт һәм сәүдә тармакларына, җәмәгать туклануы предприятиеләренә эшчеләр кирәк. Укытучылар, табиблар, шәфкать туташлары, тегүчеләр, балалар бакчалары тәрбиячеләре зарур. Казан шәһәре мәшгульлек үзәге директоры Марат Хәйруллин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә әнә шулай дип хәбәр итте.

Быел вакансияләр ярминкәсе 49 мәртәбә үткәрелгән. Ярминкәләр ярдәмендә 1083 кеше даими эш урыны тапкан. Шәһәрнең мәшгульлек үзәкләрендә казанлылар өчен яңа һөнәрләргә өйрәтү һәм өстәмә белем бирү буенча түләүсез курслар оештырыла. Татарстан бюджетыннан әлеге программага 28 миллион сум күчерелгән, инде 1378 кеше курсларда белем эстәргә өлгергән.

- Пенсионерлар белән инвалидларга аерым игътибар бирелә. Казанда 22 мең инвалид исәпләнә, шуларның 7 меңе хезмәт куя. Икенче ел рәттән пенсионерлар белән инвалидлар өчен махсус әзерлек курслары үткәрәбез. Ел башыннан өлкән яшьтәге 56 кеше һәм 159 инвалид һөнәр үзләштерде. Инвалидлар почта бүлекчәләренә, сак хезмәтенә һәм башка административ эшләргә урнашалар. Көчләреннән килгән кадәр предприятиеләрдә дә эш урыннары тәкъдим ителә. Казанда вакансияләрдәге эш урыннарында уртача хезмәт хакы - 20 мең сум. Инвалидларга да хезмәт хакы 15 мең, 20 мең һәм 30 мең сум булган эш урыннары сайлап алырга мөмкинлек бар, - диде Марат Хәйруллин.

Мәктәпләрдә 8-11нче сыйныф укучылары һөнәрләр белән таныштырыла. Укучыларга «ихтыяҗ аеруча зур булган» һөнәрләргә әзерлек тә үткәрелә. Каникул айларында өлкән сыйныфлардан 916 укучы вакытлыча эшләп алган.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин да укучыларны вакытлыча эшләр белән тәэмин итүгә зур әһәмият бирде, бу мәсьәләне игътибарда тотарга чакырды.

- Эш урынсызлар ул - икътисадның индикаторы. Эшсезләр саны узган елдагы 0,75 проценттан 0,64 процентка кимеде. Вакансияләр арта бара, - диде Денис Калинкин.

Казанда октябрь аена, мәгълүматлар буенча, 3872 кеше эшсез сыйфатында теркәлгән, шул ук вакытта башкалада 17,7 мең вакансия бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading