16+

Ипи пешерүчеләр Хәмзә абыйдан гафу үтенә

Газетабызның тугры укучысы Хәмзә абый Гайнуллин беркөнне бүлмәбезгә төргәк тотып килеп керде. Төргәк эчендә ипи булып чыкты. «Күрше кибеттән ипи алган идем, кисеп җибәрүем булды, уалды да китте. Кашык белән генә ашарлык, чебешләрем дә юк ичмасам, аларга ашатыр идем», – диде ул.

Ипинең ярлыгында «Хлеб «Серый» ручная работа» диелгән. Җитештерүченең телефон номеры да күрсәтелгән. Әлеге номерга шалтыратып, ипи пешерә торган производствоның идарәчесе Илсөяр Йосыпова белән сөйләштек. Ул иң беренче эш итеп Хәмзә абыйдан гафу үтенде.

– Шушы көннәрдә генә: «әлеге ипине производстводан төшереп калдырыйкмы икән әллә?» – дип тә сөйләшкән идек. Без аның сыйфаты төшүне башта онга бәйләп карадык. Кыйммәтле он белән пешерә башлагач та, әллә ни үзгәреш сизелмәде. Безнең күп еллар эшләгән технологыбыз эштән китте. Аның урынына яңасын алдык. Ул бу ипине әлегә оста итеп пешереп бетерә алмый. Сәбәбен шуннан күрәбез. Гомумән, әлеге төр ипине пешерми башлыйкмы дип уйланабыз. Аны без биш ел пешереп саттык. Хәмзә абыйга килгәндә, аның телефон номерын бирсәгез, без үзебез шалтыратып та гафу үтенер идек, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading