16+

Ир-атлар блондинкаларны ошата, брюнеткаларга өйләнә

Ир-атларга күбрәк блондинкалар ошый – Миннесотаның Аугсборг университеты уздырган тикшеренүләр нәтиҗәсе шундый. 

Ир-атлар блондинкаларны ошата, брюнеткаларга өйләнә

Ир-атларга күбрәк блондинкалар ошый – Миннесотаның Аугсборг университеты уздырган тикшеренүләр нәтиҗәсе шундый. 

Тикшеренүчеләр 110 ир-атка аксыл, кара һәм коңгырт чәчле хатын-кызларның объективка артлары белән басып төшкән фотоларын күрсәткән. Көчле җенес вәкилләренең күпчелеге блондинкаларны яшьрәк һәм матуррак дип тапкан. Галимнәр моны аксыл чәчләрнең яшь барган саен тагын да яшьрәк күренүе белән аңлата. 
Шул ук вакытта күпчелек ир-атлар гаилә кору өчен кара чәчлеләрне сайлаячаклары турында әйткәннәр.  
Узган елның декабрендә галимнәрнең хатын-кызның төз буй-сыны серен табулары турында хәбәр ителгән иде. Алар фикеренчә, күп керемле һәм югары белемлеләргә симерү куркынычы азрак яный.

Фото: vietgiaitri.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading