16+

Ир балалар өчен пансионат ачыла

Яңа уку елына Балтач районының Борбаш авылында ишле һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче малайлар өчен пансионат ачылачак.

Ир балалар өчен пансионат ачыла

Яңа уку елына Балтач районының Борбаш авылында ишле һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче малайлар өчен пансионат ачылачак.

Анда республиканың барлык районнарыннан җыелган 40 бала тәрбияләнәчәк. «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының идарә рәисе Илһам Исмәгыйлев «ШК»га сөйләгәнчә, пансионатның төп максаты - ишле, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сәләтле балаларны җыеп укыту, аларга дини тәрбия бирү.

- Баланың сәләте булырга, ә аны үстерергә гаиләнең мөмкинлеге булмаска мөмкин. Без менә шундый гаиләләргә булышырга телибез. Пансионат өчен Борбаш авылының иске мәктәп бинасын алдык, ул 714 квадрат метр мәйданны алып тора. Интернат формасында эшләячәк. Хәзерге вакытта анда төзекләндерү эшләре бара. Акча ягыннан кыенлыклар килеп чыкмаса, яңа уку елына өлгерербез дип торабыз. Безнең исәпләүләр буенча, әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен 15 миллион сум акча кирәк. Ярдәм итәргә теләүчеләр булса, безгә мөрәҗәгать итсеннәр, хезмәттәшлек итәргә әзербез, - диде ул.

Пансионатка V-VI сыйныфтан кабул итәргә ниятләп торалар. Янәшәдә генә яңа гына төзелгән заманча мәктәп бар. Алар шунда белем алачак.

- Пансионатның татар авы­лында урнашуының үзенә бер хикмәте бар. Монда балалар татарча тәрбияләнәчәк. Уку йорты дини юнәлештә эшләр дип торабыз. Анда тәрбияләнүчеләрне киләчәктә мәдрәсәләрдә укучылар итеп күрәсе килә. Мәд­рәсәләргә күп балалар әзерлексез килә. Ә боларның башлангыч белеме булачак. Болгар ислам академиясенә дә бит сәләтле, укымышлы егетләр кирәк була, - ди шушы авылның имамы, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Проект үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтсә, алга таба Татарстанның башка районнарында һәм кызлар өчен дә пансионатлар ачылу күздә тотыла.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading