16+

Җир кишәрлеге өләшү дәвам итә

Казанда күп балалы гаилә үзенең җир кишәрлегендә торак йорт төзелешен 5 елдан соң да, 10 елдан соң да башларга хокуклы.

Казанда күп балалы гаилә үзенең җир кишәрлегендә торак йорт төзелешен 5 елдан соң да, 10 елдан соң да башларга хокуклы.

- Җир кишәрлеге, законлы рәвештә, күп балалы гаиләгә бирелә. Бу җир - кагылгысыз, күп балалы гаилә үзе генә хәл итә, - диде шәһәр Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Ренат Галәветдинов.

Казанда күп балалы гаиләләргә торак йорт төзелеше өчен җир кишәрлекләре Лаеш районының Сокуры һәм Биектау районының Каймары авылы яныннан бүленә. Шулай ук кишәрлекләр шәһәргә якын булган Константиновка, Олы Дәрвишләр бистәләре яныннан һәм Биектау районындагы Дачный, Красносельский авыл җирлекләреннән дә бирелә. Сокуры белән Каймары авылларына якын җирләрдә тагын 1940 кишәрлек кадастр исәбенә алынган. Комиссия утырышына чакырылган чираттагы 903 гаиләдән 488е инде үзләренә кишәрлек сайлап алган.

- Сокуры һәм Каймары янында кишәрлекләр өләшү дәвам итә, - диде Ренат Галәветдинов. - Быелның ноябрь ахырында Олы Дәрвишләр һәм Биектау муниципаль районының Дачный авыл җирлегендә кишәрлекләр өләшә башлау планлаштырыла.

Башкалада күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге өләшү 2011 елдан башланды. Исемлектә баштарак 1158 гаилә торган булса, хәзер аларның саны 10137гә җиткән.
- Казанда күп балалы гаилә ай саен 100-120гә арта бара. Чиратта 6 меңнән артык гаилә тора, 2525 гаилә үзенең җир кишәрлеген алды, тагын 97 кишәрлек теркәү гамәлләре уза, - диде Ренат Галәветдинов.

Мэр Илсур Метшин: «Казанда җир дефицит. Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре булдыруда Татарстан Президенты ярдәм күрсәтә. Федераль карамактагы җирләр дә күп балалы гаиләләргә өләшү өчен муниципаль карамакка алына», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading