16+

Ираннан фисташка, көнҗет, зәгъфран Татарстанга 40%ка арзан бәядән кертеләчәк

Бу көннәрдә Татарстанга Иран делегациясе эшлекле сәфәр белән килде. Иран Ислам Республикасының Хорасан-Резави провинциясе губернаторы Аши Реза Рашидиян белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та очрашты.

Бу көннәрдә Татарстанга Иран делегациясе эшлекле сәфәр белән килде. Иран Ислам Республикасының Хорасан-Резави провинциясе губернаторы Аши Реза Рашидиян белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та очрашты.

- Сезнең визит безнең илләр арасында Татарстан-Иран багланышларын ныгыту элемтәләрен үстерүгә ярдәм итәр, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов губернаторга.

- Сезнең эшлекле сәфәр белән Межхедка килүегез, Президент әфәнде, Россия-Иран хезмәттәшлеген үстерүдә мөһим адым булды. Хәзер безнең төбәкләр арасында икътисади элемтәләрдә алга китеш яхшы булыр, дип көтелә, - диде үз чиратында Али Реза Рашидиян.

Соңрак Рөстәм Миңнеханов очрашу нәтиҗәсе итеп, Татарстан-Иран багланышларын үстерү буенча эшче төркем төзеләчәген, шулай ук нефть табу өлкәсендә эшчәнлекнең мөһим булуын җиткерде.

- Билгеле, без туристлык, университетлар, сәламәтлек саклау, IT юнәлешләр өлкәсендә дә хезмәттәшлек итәчәкбез. Бу темаларның һәркайсын җентекләп эшләп бетерәчәкбез, әлеге мәсьәләләр буенча фикер алыштык. Мәсәлән, архив эше буенча, безгә кагылышлы уникаль материаллар бар анда, - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. - Әлбәттә, нефть продуктлары буенча эшне алга этәрергә кирәк. Үзкыйммәтен һәм башка күрсәткечләрне карыйсы була. Әйе, бездә ресурслар бар, бу мәсьәлә буенча без эшләячәкбез. "Татнефть" компаниясе эшчәнлегенә килгәндә, Иран дәүләт компаниясе белән безнең нефтьчеләрнең Иранда эшләү мөмкинлеге турында башлангыч документ карала, - дип өстәде ул.

Иран делегациясе шулай ук Казан вертолет заводында, Казан (Идел буе) федераль университетында, Иннополиста, Татарстанның сәүдә-сәнәгать паркында булды. Моннан тыш, Казан IT-паркында Татарстан-Иран эшлекле форумы да узды. Бу очрашуларның нәтиҗәсе буларак, ике илнең эшмәкәрләре арасында сөйләшүләр узгач, «Паранд» идарә итү фирмасы рәисе Мөхәммәд Җәвәд Хәдиюн хәзер Ираннан кертелә торган фисташка, көнҗет, зәгъфран (шафран) һәм башка ризыкларны татарстанлылар 40 процентка арзанракка сатып ала алыр дигән ышанычын белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading