Бүген иртән Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов вафат булган.
Мәрһүм белән хушлашу 24 ноябрь көнне 10:00дә Камал театры бинасында була.
Соңгы көннәрен авыруы белән көрәшеп үткәргән артистны иртәгә яңа татар бистәсе зиратында күмәләр.
Ирек Баһманов 1932 елның 6 гыйнварында Татарстанның Әлмәт шәһәрендә туа. 1951-1954 елларда - Төньяк флотта диңгезче, 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Республика күчмә театрында эшли башлый. 1964 елдан - Татар академия театрында, дип яза театрның сайты.
Рольләре:
Фәйзулла - «Яшь йөрәкләр» Ф.Бурнаш
Әлибәк, Җантай - «Гүзәлем Әсәл»
Гатбаев - «Ахырзаман» Ч.Айтматов
Каюм - «Шамил Усманов» А.Гыйләҗев, А.Яхин
Мишка - «Зәңгәр шәл» К.Тинчурин
Мөәзин - «Казан сөлгесе» К.Тинчурин
Новожилов - «Бер төн» Б.Горбатов
Инсаф - «Әни килде» Ш.Хөсәенов
Рисположенский - «Агай-эне ак мыек» А.Островский
Хименес - «Канлы күләгәләр» Г.Боровик
Мостаев - «Канкай углы Бәхтияр» Т.Миңнуллин
Искәндәр - «Әлдермештән Әлмәндәр» Т.Миңнуллин
Саттар - «Монда тудык, монда үстек» Т.Миңнуллин
Бариев - «Вөҗдан газабы» Т.Миңнуллин
Фәһим - «Дуслар җыелган җирдә» Т.Миңнуллин
Рафис - «Хушыгыз!» Т.Миңнуллин
Алексей - «Илгизәр + Вера» Т.Миңнуллин
Шәйхерази - «Өч аршын җир» А.Гыйләҗев
Марат - «Эңгер-меңгер» А.Гыйләҗев
Сәгыйть - «Бәхетсез егет» Г.Камал
Ахун - «Хуҗа Насретдин» Н.Исәнбәт
Валера - «Мирас» Г.Каюм
Василий Павлович - «Боз астында дулкын» Ә.-Т.Рахманкулов
Аксәет - «Идегәй» Ю.Сафиуллин
Халык күңелендә мәңге җуелмас эз калдырган Ирек әфәнденең авыр туфрагы җиңел булсын! Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.
Якыннары, туганнары, иҗатташларының тирән кайгысын уртаклашабыз...
Комментарийлар