16+

Ирек Фәйзуллин: «Хезмәт иминлеге буенча чаралар начар»

Республиканың төзелеш тармагында хезмәт иминлеген тәэмин итү буенча чаралар җитәрлек дәрәҗәдә түгел, дип белдерде ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин.

Республиканың төзелеш тармагында хезмәт иминлеген тәэмин итү буенча чаралар җитәрлек дәрәҗәдә түгел, дип белдерде ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин.

Бу хакта ул Татарстан хөкүмәт йортындагы киңәшмә барышында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ".

"Дүрт авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Мин тагын бер тапкыр игътибарыгызны юнәлтәм: елны уңышсыз башладык. Гыйнвар - март: Югары Ослан, "Күпер төзелеше" (Мостостроительное) идарәләрендә югарыдан егылып төшү очраклары булды. Шундый ук фаҗигале хәлләр Чаллы "Татавтодор" филиалы", "Җир асты технологияләре"ндә (Мәскәү, анысы да безнең оешма) булды. Яшел Үзәндәге "Галимов" шәхси оешмасында әйбер җимерелү очрагы теркәлгән, - дип, республика статистика мәгълүматларын китерде Татарстанның Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Ел башыннан алып, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 337 тикшерү үткәрелгән. "Татарстан Республикасы төзүчеләре Бердәмлеге" үзидарә оешмасы 145 компанияне тикшергән. Әмма моңа карап кына фаҗига саны кимеми. Бу атнада гына да реконструкция ясалган "Шамов хастаханәсе" һәм Замелекесьедагы йортта куркынычсызлык кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланган.
Төзелеш мәйданнарында чисталык та җитеп бетми. "Җитәкчеләреннән территорияләрен җыештыруны сорыйм. Бүген күп кенә мәйданнар чүплек кебек. Төзелеш чүп-чарын вакытында чыгаруны тәэмин итергә кирәк", - дип мөрәҗәгать итте район башлыклары һәм төзелеш оешмалары җитәкчеләренә Ирек Фәйзуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading