16+

Иреннән туйган хатын аны батырып үтерергә мәҗбүр булган

Латвиядә туып, АКШта гомер кичерүче 37 яшьлек ханым 46 яшьлек ирен суга батырып үтергән. Аның сүзләренчә, ул иренең җенси теләкләрен канәгатьләндереп бетерә алмаган икән.

Латвиядә туып, АКШта гомер кичерүче 37 яшьлек ханым 46 яшьлек ирен суга батырып үтергән. Аның сүзләренчә, ул иренең җенси теләкләрен канәгатьләндереп бетерә алмаган икән.

Бәхетсезлек Нью-Йорк штатының Гудзон елгасында булган. Ир берүзе көймә белән елгада йөзәргә уйлый, кереп бераз вакыт узгач көймәсенә су тулып, елга төбенә китә. Ахырдан ачыкланганча, хатыны алдан ук көймә төбендәге бөкене тартып чыгарган булган икән. Ул күптән ирен үтерергә җыенган булуы турында сөйли. Хатын бу адымга иренең артык бәйләнчеклегеннән туйгач барырга булган.

Хатынны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итәләр, ә үлгән ирнең әнисе бу җәза йомшаграк дигән фикердә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading